Азат Ахунов әдәби тәрҗемә конкурсында җиңүче дип табылды

Азат Ахунов әдәби тәрҗемә конкурсында җиңүче дип табылды 05.09.2024       Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Габдулла Тукайның рус телле укучыга барып ирешмәгән әсәрләрен әдәби тәрҗемә итү конкурсында җиңүче дип табылды. 
     Конкурс «Казан альманахы» әдәби журналы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга әзерлек кысаларында игълан ителгән иде. 
     Азат Ахунов публицистик тәрҗемә номинациясендә җиңүче дип табылды. Мәкалә Тукайның 140 еллыгына чыгарырга әзерләнә торган күп томлыкта урын алачак. 
      Жюри шулай ук безнең институт тарафыннан ел саен уздырыла торган «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә катнашучы, М. Горький исемендәге Әдәбият институты студенты (Мәскәү) Руфия Мортазинаның эшен дә билгеләп үтте.

Возврат к списку