ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Пермь төбәге
04.09.2024
2024 елның 19 - 30 август көннәрендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе Пермь крае Куяды һәм Уинский муниципаль округларының, Чернушинский һәм Октябрьский шәһәр округларының татар авылларында эшләде.
Экспедиция җитәкчесе, фольклорчы Илмир Ямалтдинов, тел белгече Миңнира Булатова, археография юнәлеше буенча Нуридә Насыйбуллина, сәнгать белгече Людмила Шкляева, эпиграфика белгече Венер Усманов составындагы галимнәр төркеме 25 торак пунктта (Октябрьский шәһәр округының Ишим, Самар, Уразмәт (Яңабирде), Казак, Биктулка, Кече Биктулка (Абдулчук), Бикбай, Бачын, Янапай, Әри-Түз, Калтай, Әтнәгуҗа, Кашка, Яңа Иренбаш, Уинский муниципаль округының Чәйкә, Югары Сеп, Урта Сеп, Иштирәк, Барсай, Тәләс, Түбән Сеп, Чернушинский шәһәр округының Сулмаш, Әминкәй, Куяды муниципаль округының Маныш, Бадашка авылларында) эш алып барды.
Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнделәр, аның авыз иҗаты, теле, сәнгате, археографиясе, эпиграфикасы, шулай ук традицион мәдәнияте буенча бай материал тупладылар.
Пермь краенда татар авыллары саны күп булу сәбәпле, әлеге төбәктә халкыбызның рухи һәм матди мирасын өйрәнү дәвам итәчәк.

