«Тукай Җаекта» күргәзмәсе

«Тукай Җаекта» күргәзмәсе 03.09.2024       27 август көнне Г.Камал исемендәге ТДАТ фойесында «Тукай Җаекта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда 2024 елның 8-18 июлендә Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Җаек шәһәрендә узган Халыкара арт-пленэр вакытында төрле жанрларда һәм техникада иҗат ителгән 56 дан артык тасвирый сәнгать әсәре тәкъдим ителә. 
    Билгеле булганча, «Тукай эзләреннән» проекты ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла (проектның кураторы – сәнгать фәннәре докторы, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова). 
    Күргәзмәне ачу тантанасында катнашу өчен Казанга Җаек шәһәреннән Көнбатыш Казакъстан өлкәсе татар мәдәни үзәге директоры Флюра Миликеева җитәкчелегендәге делегация килде. Иртән кунаклар Габдулла Тукай әдәби музеенда булып, алга таба Бөтендөнья татар конгрессында узган түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Кунаклар өчен шулай ук «Шәрык клуб»ына экскурсия дә оештырылган иде. 
    Кич белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында «Тукай Җаекта» күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Рәссамнар әсәрләреннән тыш, биредә Җаектагы сәүдәгәр йортлары үрнәгендә төзелгән татар йортының архитектура проекты (арх. Анастасия Бакулина, җит. Р.Р. Солтанова), шулай ук декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре (Альбина Стоянова, Зөлфия Гыйльметдинова, Наталья Гыймадиева), Җәмил Вилдановның халык уен кораллары күргәзмәсе дә күрсәтелде. 
    «Казанга Тукай кайткан» спектаклен караганнан соң, делегация вәкилләре  режиссер  Айдар Җәббаров белән очрашты. Кунаклар, үзләрен Казанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдереп, театрны әлеге спектакль белән Җаекка гастрольгә чакырдылар. 

      

 Р. Р. Солтанова фотолары.

Возврат к списку