ТӘҺСИ галимнәре Kazan Digital Week форумы эшендә катнашалар
09.09.2024
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе делегациясе составында "Казан Экспо-2024" ХКҮ мәйданчыгында узучы Kazan Digital Week форумы эшендә катнашалар.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Kazan Digital Week-2024 форумында тәкъдим ителгән Фәннәр академиясе проектлары кысаларында үзенең ”Мәгърифәт”, топонимнар каталогы, сүзлекләр фонды кебек берничә электрон проектын да тәкъдим итә.
Kazan Digital Week 9-11 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк. Әлеге Халыкара форум инде бишенче тапкыр уздырыла (онлайн һәм офлайн форматта); бу вакыт эчендә ул үзен мөһим дәүләт карарларын эшләп чыгарганда эшлекле даирә белән элемтә каналы итеп күрсәтте.

Лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров форумда катнашучыларны ТӘҺСИнең электрон проектлары белән таныштыра.
