Түбән Кама районы мәдәнияты көннәре
11.09.2024
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре – сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова һәм сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева республиканың муниципаль берәмлекләре арасында узучы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында жюри әгъзалары сыйфатында катнашалар.
2024 елның 6 сентябрендә алар «Сәйдәш» мәдәният йортында тәкъдим ителгән Түбән Кама районы казанышлары белән таныштылар.
Республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы икенче ел уздырыла. Ике ай дәвамында Казанның төрле мәйданчыкларында республика халкы игътибарына Татарстан районнары милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән бәйле үз программасын тәкъдим итәчәк.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүче билгеләнәчәк.
Солтанова Р. Р. фотолары