Telegramда татар телле контент алга таба үстереләчәк

Telegramда татар телле контент  алга таба үстереләчәк 15.09.2024      ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Telegram мессенджерында татар телле контентны камилләштерүдә катнашачак. 
      Бу хакта «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы журналистына ТӘҺСИ директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков хәбәр итте. Институт галимнәре сүзләренчә, җәмгыятьтә шулай ук TATZET платформасының мобиль кушымтасын булдыруга да ихтыяҗлык бар.
       «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында трансляцияләнүче «Адымнар» проектының 14 сентябрь чыгарылышында дөнъя күргән ТР Фәннәр академиясенең татар телендәге электрон проектлары турындагы сюжет белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/adymnar/.


Возврат к списку