ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Бөгелмә районы
16.09.2024
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедициясе халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Дәүләтшина җитәкчелегендә 2024 елның 16-23 сентябрендә Татарстан Республикасының Бөгелмә районында эш алып бара.
Экспедицион төркем составында халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Мөхәммәтҗанова, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.Я. Хөсәенова, Сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре А.К. Җәләлеева, Язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәрләре А.Н. Хәсәнова һәм В.М.Усманов.
Галимнәр Татарстан Республикасы Бөгелмә районында яшәүче татарларның тарихын, рухи һәм матди мәдәниятен, тел үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Экспедициянең беренче көнендә аларны Бөгелмә муниципаль районы Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә каршы алдылар.

