РФА нең 300 еллыгына һәм Казан Император университетының 220 еллыгына багышланган фәнни конференция

РФА нең 300 еллыгына һәм Казан Император университетының 220 еллыгына багышланган фәнни конференция 19.09.2024       2024 елның 16 сентябрендә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Россия Фәннәр академиясенә нигез салынуга 300 ел тулуга һәм Казан Император университеты ачылуга 220 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни конференция эшендә катнашты. 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган әлеге чара ТРның Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, РФА Гомуми тарих институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Милли музее, «Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйриячелек традицияләрен торгызуга ярдәм фонды тарафыннан оештырылган иде. 
     Конференциядә докладлар белән ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Фатыйма Миңнуллина һәм Ләйсән Галиева, милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Әлфия Булатова һәм Алинә Хөсәенова, Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Хәсәновалар чыгыш ясады.

Возврат к списку