Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы
20.09.2024
Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, чагыштырма татар фәне үзәге мөдире Марсель Ибраһимов 20 сентябрьдә Г.Тукайның Казандагы музеенда узган «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» дигән түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Әлеге чара әдәбиятчы, текстолог Якуб Агишевның (1899-1972) тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Әдәбият галиме, педагог Якуб Хәлил улы Агишев 1939-1946 елларда Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, директор урынбасары вазифаларын башкара. Ул татар фәнендә беренчеләрдән булып Г. Тукай иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе (1946) яклый. Халык шагыйре иҗаты буенча берничә хезмәт яза, шулай ук ике томлык басмасын (1947, 1954), ике томлык «Сайланма әсәрләр»ен (1954), рус телендә бер томлык басмасын (1958) төзүдә, искәртмә-аңлатмалар язуда актив катнаша.
Филиология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов үзенең чыгышында Тукайны өйрәнү фәненең әһәмиятен билгеләп, тукайчы галимнәр эшчәнлеген өйрәнүнең дәвам итәргә тиешлегенә тукталды. Я. Агишев хезмәтләренә бәя биреп, аларның тукай фәнен үстерүдәге ролен билгеләп үтте.
Филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов әлеге чараның әһәмиятен билгеләп, Тукай фәнен үстерү мәсьәләләренә тукталды һәм тукайчы галимнәр мирасы буенча Антология бастырып чыгарырга тәкъдим итте.
