ТӘҺСИ галимнәре Көнбатыш Урал буе татарларының үткәне һәм хәзергесенә багышланган конференция эшендә катнашты
21.09.2024
19-20 сентябрьдә Татарстанның Мөслим районында узган Бөтенроссия фәнни конференциясендә Көнбатыш Урал буе татарларының үткәне һәм хәзергесе турында сүз барды. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Башкортстанның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырылган әлеге чарада Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты.
Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИ директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамовның пленар утырыштагы чыгышы татар теленең урта диалекты Минзәлә сөйләшенең формалашу тарихына һәм аның кайбер лингвистик үзенчәлекләренә багышланган иде.
Филология фәннәре кандидаты, Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова «Тарихта шәхес роле» секциясе кысаларында чыгыш ясап, күренекле театр сәнгате эшлеклесе Мохтар Мутинның тормышы һәм иҗаты темасын яктыртты. Филология фәннәре кандидатлары, Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова һәм текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниеваның шул ук секция кысаларында тәкъдим ителгән докладларында сүз Стәрлебаш авылы дин эшлеклесе, халык арасында «Мәҗит карый» исеме белән танылган Мәҗит Кадыйровның кулъязма истәлекләр дәфтәре турында барды.
