Филология фәннәре кандидаты Сәлим Гыйләҗетдинов вафат
22.09.2024
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, филология фәннәре кандидаты, шәрык белгече Гыйләҗетдинов Сәлим Минһаҗ улы вафат булу сәбәпле, галимнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
