Туган телләргә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

Туган телләргә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 25.09.2024       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың 2024 елның 25 сентябрендә Улан-Удэ шәһәрендә узган «Россиядә туган телләр: проблемалар һәм перспективалар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышы бердәм белем бирү киңлеге формалашу шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту мәсьәләсенә багышланган иде. 
     Филология фәннәре докторы, профессор Ц.-Ж. Ц. Цыдыповның 105 еллыгына багышланган әлеге чара Бурятия Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының туган телләре буенча координация советы каршындагы мәгариф һәм фән буенча «Себер килешүе» Регионара ассоциациясе, Доржи Банзаров исемендәге Бурятия дәүләт университеты тарафыннан оештырылган иде. 
      Г.Н. Мөхәрләмова конференциядә катнашучыларны туган (татар) тел һәм әдәбияттан укыту-методик комплекслары, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф өлкәсендәге яңа проектлары белән таныштырды.

Возврат к списку