Ватанга тугры хезмәт

Ватанга тугры хезмәт 25.09.2024      Бүген Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм институтының сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре ТР ФА академигы Н.М. Вәлиевнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Ватанга тугры хезмәт: Россия провинциясенең тарихи-мәдәни тормышында шәхесләр» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштылар. 
      Сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова форумда «Татарстан Республикасында сәнгать белемен үстерүдә Казан университеты профессоры Ю.Г. Нигъмәтуллинаның фәнни мәктәбе роле» темасына доклад белән чыгыш ясады. Сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнованың Рәзилә Ильясова белән берлектә ясаган чыгышы Н.М. Вәлиевнең Татарстан һәм Россиянең мәдәни тормышын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешенә багышланган иде. Үзәкнең фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева үзенең докладында «А.Ю. Махинин – рәссам, педагог, тикшеренүче» темасын яктыртты.


Возврат к списку