ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Бөгелмә муниципаль районы
26.09.2024
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институ-тының фәнни экспедициясе 2024 елның 16-23 сентябрь көннәрендә Та-тарстан Республикасының Бөгелмә районында эш алып барды.
Халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Дәүләтшина (төркем җитәкчесе), халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л.Х. Мөхәммәтҗанова, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.Я. Хөсәенова, Сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре А.К. Җәләлеева, Язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәрләре А.Н. Хәсәнова һәм В.М.Усманов составындагы экспедицион төркем Татарстан Республикасы Бөгелмә районының унике торак пунктында (Бөгелмә ш., Татар Димескәе, Райла, Суык-Чишмә, Кодаш, Таллы Бүләк, Алга, Сугышлы, Иркен, Якты Ялан, Батыр авыллары, Карабаш бистәсе) тикшеренүләр уздырды. Алар шулай ук Бөгелмә шәһәренең Үзәк китапханәсе һәм Туган якны өйрәнү музее фондларында материал тупладылар.
Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнделәр, аның тел үзенчәлекләре, халык иҗаты, сәнгате, музыкасы, археографиясе буенча бай материал тупладылар.

