Татар телендәге топонимнарны легитимлаштыру турында

Татар телендәге топонимнарны легитимлаштыру турында 26.09.2024      Институт директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамовның 25 сентябрьдә ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре белән очрашуы вакытында ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан топонимнар каталогын татар телендә алып бару тәҗрибәсе турында сүз барды. Шулай ук географик объектларның атамаларын милли телләрдә беркетүнең хокукый нигезе булмау проблемасы да күтәрелде. 
     Милли телләрдә топонимнарны тел берәмлеге буларак саклауның мөһимлеген һәм аларны каталогка кертү процедурасын юридик яктан беркетү кирәклеген исәпкә алып, якын арада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә махсус киңәшмә үткәрү дә планлаштырыла.
     Очрашуда катнашучылар шулай ук татар телендә республиканың географик объектлары каталогын төзү кысаларында институт белән фонд арасындагы килешүне озайту һәм алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 
    Мәгълүмат белән тулырак Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://fpd.tatarstan.ru/index.htm/news/2345795.htm
  

Возврат к списку