ТӘҺСИнең эпиграфик экспедицияләре-2024: Троицк шәһәре
04.10.2024
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге галимнәре 2024 елның 24 сентябреннән 3 октябренә кадәр Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә эпиграфик экспедициядә булдылар.
Кыр-тикшеренү эшләре барышында шәһәрнең татар зиратында галимнәр И.Г. Гомәров, В.М. Усманов, А.М. Ахунов тарафыннан XIX гасырга нисбәтле 250 дән артык гарәп язулы эпиграфик ядкәрләр исәпкә алынды һәм тасвирланды. Шулай ук Троицк шәһәренең якын-тирәсендәге татар авылларыннан Рәдүт, Варна зиратларындагы эпиграфик ядкәрләр дә тикшерелде.
Әлеге экспедиция 2022-2023 елларда уздырылган кыр-тикшеренү эшләренең дәвамы булып тора.

