«Фәнни Татарстан» журналының 2024 елгы өченче саны
08.10.2024
Быел ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Татар халкының телен, әдәбиятын, сәнгатен һәм тарихын фәнни өйрәнү буенча тикшеренүләр алып баруда әйдәп баручы академик учреждение миссиясен институтта төрле елларда эшләгән күренекле галимнәребез башкарды. «Фәнни Татарстан» журналының 2024 елгы өченче санында тормышлары һәм фәнни эшчәнлеге ТӘҺСИ белән тыгыз бәйле булган галимнәргә тулы бер бүлек багышланган.
Институтның тарих секторында өч дистәгә якын ел эшләгән танылган татар тарихчысы Сәлам Хатыйп улы Алишевның тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән журнал укучылары тарих фәннәре докторы, доцент, Ислам тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин мәкаләсе аша таныша ала. Сәлам Алишев институтта күренекле татар тарихчысы һәм фәнне оештыручы буларак таныла. 1960-1980 елларда, күпчелек тарих секторы хезмәткәрләренең фәнни темалары совет чоры белән чикләнгән бер вакытта, ул татар халкының XV-XIX гасырга караган тарихы буенча фундаменталь хезмәтләр яза.
Әлеге бүлектә дөнья күргән чираттагы материал ТӘҺСИдә төрле елларда фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире, директор урынбасары, директор булып эшләгән танылган татар фәлсәфәчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Я.Г. Абдуллинның тормыш юлын яктыртуга багышланган. Философия фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фәрит Солтанов басмасында Я.Г. Абдуллинның гуманитар белемне үстерүгә керткән фәнни өлеше турында бәян ителә һәм аның татар иҗтимагый фикере тарихын өйрәнү буенча фәнни юнәлеш формалаштырудагы роле ачыла.
Тарих фәннәре докторы, профессор, ТАССРның, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, биш орден кавалеры, 200дән артык басма авторы Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов тарих фәненә фронттан соң килгән. Казан юридик институтын, алга таба аспирантураны яхшы билгеләргә тәмамлап, М.К. Мөхәррәмов үз тормышын тарих фәне белән бәйли; гыйльми сәркатип, тарих секторы мөдире булып эшли һәм 20 елга якын Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына җитәкчелек итә. Ул елларда институт Татарстан АССРның иң куәтле гуманитаристика үзәкләренең берсенә әверелә. Тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Әлфия Галләмова мәкаләсендә М.К. Мөхәрәмовның тормышы һәм эшчәнлеге ул дәвер өчен югары «пилотаж» үрнәге буларак характерлана, аның фәнгә керткән өлеше дә автор тарафыннан бик югары бәяләнелә.
ТР ФА Тарих фәннәре докторы, профессор, ТР ФА әгъза-корреспонденты, А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин мәкаләсе Татарстан археологиясе тарихын өйрәнүгә багышланган. Автор 1939 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты барлыкка килү Татарстанда археология үсешенә этәргеч биргән аерым бер этап булып торуына басым ясый.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 85 еллыгына багышланган бүлек XX йөзнең 60 нчы елларында татар фольклорын өйрәнү турындагы мәкалә белән тәмамлана. Автор – филология фәннәре кандидаты, халык иҗаты бүлеге мөдире Илдар Ямалтдинов Х. Ярминең татар фольклорын фәнни-теоретик тикшерүдә беренче җитди адым булган «Татар халкының поэтик иҗаты» (1967) монографиясенә туктала.
Традицион «Тел белеме» бүлеге филология фәннәре докторы, гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллинның «Гарәп язулы татар газета текстларында исем фигыль кулланышының функциональ һәм семантик аспектлары» мәкаләсе белән ачыла. Билгеле булганча, ХХ гасыр башында гарәп язулы татар вакытлы матбугаты, әдәби әсәрләр белән беррәттән, иске татар язма әдәби теленең яшәешендә һәм аның алга таба милли әдәби телгә әйләнү процессында билгеле бер платформа ролен үти. Тикшеренү темасының актуальлеге шул чордагы вакытлы матбугат текстларындагы грамматик нормаларны тикшерүнең кирәклеге белән аңлатыла.
«Тел белеме» рубрикасы астында чыккан чираттагы тикшеренүнең максаты – душа, soul һәм җан концептларының мотивлаштыручы билгеләре җыелмасын ачыклау. Әлеге максатка ирешү өчен автор – филология фәннәре докторы, П.П. Семёнов-Тян-Шанский исемендәге Халыкара гуманитар университет ректоры Марина Пименова тарафыннан рус, инглиз һәм төрки телләрдәге 24 этимологик, тарихи-этимологик һәм аңлатмалы сүзлек кулланалып, анализланган.
XVII–XVIII йөзләрдәге иске татар язма чыганакларында фразеологизмнарны өйрәнүгә филология фәннәре кандидаты, гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева мәкаләсе багышланган. Хезмәттә тотрыклы сүзтезмәләрнең төп функцияләре ачыклана һәм тасвирлана. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, иске татар язма чыганаклары текстларында фикернең образлылыгын, сәнгатьлелеген һәм үткенлеген тудыру өчен экспрессив-тасвирлау функциясен үтәүче фразеологизмнар кулланылган.
«Әдәбият белеме» бүлеге укучыларны филология фәннәре докторы, академик Дания Фатих кызы Заһидуллинаның фәнни һәм әдәби-тәнкыйди эшчәнлеге белән таныштыра. Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, ТӘҺСИ доценты Нурфия Йосыпованың «Энциклопедик эшчәнлеккә ия галим (танылган әдәбият белгече, академик Дания Заһидуллинаның юбилее уңаеннан)» мәкаләсендә әдәби процессны өйрәнү методологиясе һәм методикасы анализлана, татар әдәбиятын системалы рәвештә тикшерү принциплары билгеләнә, галимәнең тарихи-әдәби концепциясенең оригинальлеге һәм үзенчәлеге ачыклана; фәнни хезмәтләренең татар әдәбиятын үстерү өчен әһәмияте ассызыклана.
Бүлекнең чираттагы мәкаләсе татар фәнни әдәбиятында суфичылык проблемасына багышланган. Анда филология фәннәре докторы, Болгар ислам академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хәсәвнех суфи авторларның әсәрләрен тикшереп, аларда, этика һәм ритуаль практиканың мөһим мәсьәләләре белән беррәттән, мөселман җәмгыятендә һәм суфичылыкта хатын-кыз проблемаларына да зур игътибар бирелүен күрсәтә. Үз тикшеренүләрендә автор фәнни-чагыштырма һәм герменевтик методлар куллана.
Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова «Халык иҗаты» бүлегендә басылып чыккан «Татар рухи мирасы буларак «Салсал» дастаны: М. Юмачиков һәм Г. Исмәгыйлев вариантлары» дигән хезмәтендә хәзерге әдәбиятта – фольклор һәм китап традицияләренең, милли эпик мәдәнияттә тел һәм язма традицияләрнең үзара бәйләнеше мәсьәләсен карый. Әлеге әсәрнең әдәбият белеме һәм фольклористика тарихында өйрәнелмәве тикшеренү темасының аеруча актуаль булуын күрсәтә.
Журналның чираттагы санындагы «Тарих сәхифәләре» бүлеге тарих фәннәре кандидаты, Төрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Корбангельдыев Жомамурад Шамурад улы материалы белән тәкъдим ителгән. Анда автор сәлҗүкиләрнең дипломатик беркетмәсендә һәм этикетында ныклы урын алган җәя һәм ук рәвешендәге символиканың Бөек Сәлҗүк империясе солтаннарының дипломатик мөнәсәбәтләрендәге аерым ролен ассызыклый. Беренче сәлҗүк хакимнәренең гербында югары хакимиятне символлаштырган җәя һәм ук сурәтләре булуы очраклы түгел.
Татар халык җырларын өйрәнү ысулларының эволюциясе сәнгать белеме кандидаты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры вазифаларын башкаручы Эльмира Галимова мәкаләсендә («Сәнгать» рубрикасы) ачыклана. Анда автор татарларның музыкаль фольклорын өйрәнү өлкәсендә фәнни фикер формалашуның төрле этапларын атап үтә, аерым алганда, татар халык җырларын тикшеренүчеләре тарафыннан кулланылучы ысулларга басым ясый; фәнни-гамәли материалларны системага салып, әлеге проблематикада эволюция линиясен төзи. Шулай ук автор хезмәтендә, этнографик төркемнәрдә «генетик» һәм «территориаль» типларны аерып күрсәтеп, галимнәрнең тикшеренүләрендә этномәдәни һәм этник таксоннарга игътибар көчәюне билгели.
Сәнгать белеме докторы, Россия дәүләт гуманитар университеты баш фәнни хезмәткәре Ольга Калугина фикеренчә, соңгы елларда шәһәр киңлегендә «шәһәр скульптурасы» дигән төшенчә астында берләштерелгән өч үлчәмле корылмаларны контрольсез торгызу практикасы традицион шәһәр, бакча-парк сыннары һәм массакүләм мәдәният дәрәҗәсендәге кул эшләре арасындагы кыйммәтләр чикләрен алыштыра. «Сәнгать» бүлегендәге дөнья күргән мәкаләсендә автор, әлеге төрле өлкәгә караган кыйммәтләрне бер рәткә куючы сәнгать белгечләре белән килешмәвен белдерә.
Татарлар тупланып яши торган урыннарга комплекслы экспедицияләр – ТӘҺСИ галимнәре эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше. Текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллинаның «Фәнни экспедицияләр эзләре буенча» рубрикасы астында дөнья күргән мәкаләсендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2022 елда Пенза өлкәсендә үткәргән археографик экспедиция нәтиҗәләренә күзәтү бирелгән.
«Камил Мотыйгый кем ул?». «Шәхесләребез» бүлегендә басылып чыккан материалда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм журналист, нәшир Камил Мотыйгыйның (Төхфәтуллинның) Җаек шәһәрендә беренче татар вакытлы матбугатын чыгарудагы хезмәттәшлек фактлары ачыла. Мәкалә авторы – Г. Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланучы К. Мотыйгыйга кагылышлы документларны тасвирлый. Алга таба Җаек шәһәрендәге «Мотыйгия» мәдрәсәсенең бер төркем шәкертләре фотосурәтенең (XX гасыр башы) Татарстан Республикасы Милли музее фондларына керү тарихы турында (алар арасында татар шагыйре Габдулла Тукай да бар) ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина материалында сүз бара.
«Фәнни ядкәрләр» бүлегендә басылып чыккан «Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрузованың «Сибирия» газетасында басылган мәкаләләреннән» материалы Язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Айгөл Хәсәнова тарафыннан басмага әзерләнде. Автор анда мәгърифәтче, беренче татар хатын-кыз журналисткасы Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзованың биографиясен яктырта, шулай ук аның тарафыннан «Сибирия» газетасы битләрендә (Томск шәһәрендә 1912 елның 18 февраленнән 1913 елның 31 августына кадәр атнага 3-4 тапкыр татар телендә чыга) күтәрелгән төп темалар һәм сорауларны күрсәтә.
«Фәнни Татарстан» журналы укучыларны институтның яңа басмалары белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы санда «Заманча әлифба» («Заманча Әлифба» (Туган тел (татар теле). Әлифба. 1 нче сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, О.Р. Хисамов. – Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты, 2023. – 128 б.) китабына бәяләмә басыла (авторы – филология фәннәре кандидаты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты доценты Әлфия Мотыйгуллина). Мәкаләдә татар телен туган тел буларак өйрәнүче балалар өчен «Әлифба» дигән заманча дәреслек эшләү тәҗрибәсе карала.
Санның ахырында институтның, республиканың фәнни-иҗтимагый тормышыннан яңалыклар тупланмасы, шулай ук материалларга иллюстрацияләр, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән чаралардан фотосурәтләр китерелә.
