ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 85 ел
09.10.2024
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 85 еллыгына багышланган чаралар башланды.
Тантаналар башланганчы бинаның икенче катындагы фойеда кунакларга институтның соңгы биш ел дәвамында ирешкән фәнни казанышлары күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булды – алар турында филология фәннәре докторы, ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов, филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров һәм филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров сөйләде.
Татар халкының теле, әдәбияты, сәнгате буенча фәнни тикшеренүләр алып баручы Россиянең әйдәп баручы академик учреждениесе булган ТӘҺСИнең 85 еллыгына багышланган тантаналы утырышны ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Әхәт улы Тимерханов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, республикабызның академик фәне өчен милли телләр, әдәбият, мәдәниятләр темасы һәрвакыт өстенлекле темаларның берсе булды һәм бу өлкәдә тикшеренүләр бүген академик традицияләргә таянып, илебез һәм чит ил гуманитаристикасы үсешенең перспектив тенденцияләрен исәпләп, алып барыла. Форумда катнашучыларның күплеге дә (аларның гомуми саны 200 дән артык) халыкара фәнни җәмәгатьчелек өчен бу теманың бик мөһим булуын раслый; алар арасында – Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе, М. Ауэзов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институты (Алмата, Казакъстан), Ж. Баласагын исемендәге Кыргыз Милли университеты; Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университетының рус теле институты, Россия Фәннәр академиясенең А.М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты, Әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университеты, Үзбәкстан сәнгать академиясе, Чуваш, Марий Эл, Башкортстан, Удмурт республикалары фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре.
Форумда катнашулары өчен кунакларга рәхмәт сүзләренә филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазыйфаларын башкаручы Халиков Илгиз Илдар улы да кушылды. Институт тарихына кыскача күзәтү ясап, ул ТӘҺСИнең Россия һәм чит ил академик учреждениеләре, фәнни һәм уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.
Республикабызда тел, әдәбият, мәдәният өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне үстерү федераль һәм республика хөкүмәтләре ярдәмендә алып барыла. Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева институт коллективын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлап, иң элек киләчәктә дә үсеш, яңа идеяләр теләде һәм Татарстан Хөкүмәте ТӘҺСИ белән татар телен саклау һәм үстерү буенча уртак эшне дәвам итәчәгенә ышандырды. Мәсәлән, хәзер «Татар дөньясы» дип исемләнгән басма өстендә уртак эш алып барыла, дип белдерде.
Шунысы игътибарга лаек, институт, Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елында үзенең юбилеен билгеләп үтә, дип ассызыклады үзенең сәламләү сүзендә Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов. Илдә фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләренең актуальләштерелгән һәм яңадан каралган составына һәм алар белән бәйле төп технологияләр исемлегенә беренче тапкыр социогуманитар юнәлеш тә – Россия җәмгыятенең социомәдәни тәңгәллеген ныгыту бурычы керде. Болар барысы да институт коллективына тикшеренү тематикасының стратегиясен һәм юнәлешләрен коррекцияләү, тарих, филология, сәнгать белеме һәм этнология казанышларын синтезларга мөмкинлек бирә торган дисциплинаара тикшеренүләрнең яңа дәрәҗәсенә чыгу бурычын йөкли.
Утырышта сәламләү сүзе белән шулай ук филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, филология фәннәре докторы, профессор, П.П. Семенов-Тян-Шанский исемендәге Санкт-Петербург гуманитар университеты ректоры Марина Владимировна Пименова, филология фәннәре докторы, профессор, М.О. Ауэзов исем. Әдәбият һәм сәнгать институты директоры Матыжанов Кенҗехан Сламҗан улы (Казакъстан); сәнгать фәннәре докторы, профессор, Әзербайҗан Фәннәр академиясенең Архитектура һәм сәнгать институты генераль директоры Саламзаде Эртегин Абдул Ваһаб улы; филология фәннәре докторы, профессор, Патрис Лумумба исем. Россия халыклар дуслыгы университетының рус теле һәм мәдәниятара коммуникацияләр кафедрасы мөдире Синячкин Владимир Павлович; филология фәннәре докторы, РФА А.М. Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтының бүлек мөдире Андрущенко Елена Анатольевна; тарих фәннәре докторы, Ж. Баласагын исем. Кыргыз милли университеты профессоры Бикбулатова Әнисә Риф кызы мөрәҗәгать итте.
ТӘҺСИ оешуга 85 ел тулуга багышланган «Россия халыкларының телләре, әдәбияты һәм мәдәнияте заманча академик фәндә» Халыкара фәнни форумы кысаларында берничә чара үткәрү планлаштырыла: «Парадигмалар алмашыну шартларында татар фәне: теория, методология, практика» фәнни-гамәли семинары; «Хәзерге дөньяда милли телләр һәм телара процесслар» фәнни-гамәли конференциясе, «Татар гыйлеме» яшьләр фәнни мәктәбе һәм «Милли тәңгәллекне саклау факторы буларак традицион мигъмарият» фәнни-гамәли семинары.
Форумны ачу тантанасыннан соң узган пленар утырышта докладлар белән филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты Урал-Алтай телләре бүлеге мөдире Дыбо Анна Владимировна; филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы; филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Фәйзуллина Гүзәл Чахвар кызы; тарих фәннәре докторы, Әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университеты профессоры Солтангалиева Гөлмирә Сәлимҗан кызы; филология фәннәре докторы, профессор, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университетының теоретик һәм кыр фольклористикасы фәнни-укыту лабораториясе мөдире, Россия дәүләт гуманитар университетының фольклористика фәнни-укыту лабораториясе мөдире Мороз Андрей Борисович; филология фәннәре кандидаты, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Үзбәкстан сәнгать академиясе академигы, Үзбәкстан сынлы сәнгать галереясе директоры Акилова Камола Балтабай кызы чыгыш ясады.
Төшке аштан соң форум үз эшен дәвам итте. «Хәзерге дөньяда милли телләр һәм телара процесслар» дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең секция утырышында галимнәр «Заманча телләр тарих призмасы аша: эволюция һәм трансформация» темасына; «Парадигмалар алмашыну шартларында татар фәне: теория, методология, практика» фәнни-гамәли семинарының түгәрәк өстәле кысаларында заманча гуманитар белемдә компаративистиканың торышы һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Ел саен үткәрелә торган Яшьләр фәнни мәктәбе кысаларында Идел буе төбәкләре вәкилләре катнашында тагын бер түгәрәк өстәл узды.
Форумның беренче эш көнендә шулай ук Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты тарафыннан чыгарыла торган «Полилингвиальность и транскультурные практики» журналының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 85 еллыгы уңаеннан әзерләнгән махсус номеры тәкъдим ителде; заманча тикшеренү парадигмаларында милли әдәбият һәм мәдәниятләргә багышланган лекторий уздырылды.

