Форум үз эшен дәвам итте
10.10.2024
«Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» форумының икенче көне дә нәтиҗәле узды.
«Хәзерге дөньяда милли телләр һәм телара процесслар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Лингвистическое разнообразие и межъязыковая конвергенция в глобальном контексте», «Слово в контексте времени: актуальные проблемы современной лексикологии» һәм «Язык, культура и обучение: современные исследовательские парадигмы» дип исемләнгән секция утырышлары узды.
«Парадигмалар алмашыну шартларында татар фәне: теория, методология, практика» Халыкара фәнни-гамәли семинары үз эшен шулай ук секцион утырышлар форматында дәвам итте. Анда галимнәр татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүнең бүгенге проблемалары, татар фәне һәм тюркологиянең XX-XXI гасырларда үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Ел саен үткәрелә торган Халыкара фәнни мәктәп программасында яшь галимнәр өчен «Культурное пограничье: проблемы и методы исследований» лекторие һәм «Из опыта региональных исследований» дип исемләнгән семинар каралган иде.
«Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» форумы кысаларында көн дәвамында Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасында «Милли тәңгәллекне саклап калу факторы буларак традицион мигъмарият» Халыкара фәнни-гамәли семинары узды.
Анда сәнгать белгечләре архитектура теориясе һәм тарихы, төрки, фин-угор, славян халыкларының милли-мәдәни мирасын саклау һәм интерпретацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

