ТӘҺСИнең 85 еллыгына багышланган семинар үз эшен төгәлләде
11.10.2024
Бүген - «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» форумының йомгаклау көне.
Ул «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе кысаларында оештырылган «Из опыта региональных исследований» семинары белән башланып китте. Форумда катнашучылар шулай ук, традицион Халыкара Көзге фәнни мәктәп эшендә катнашып, төрки телләр аспектында лингвокультурология мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Филология фәннәре докторы, Халыкара гуманитар университет ректоры Марина Владимировна Пименова (Санкт-Петербург) алып барган әлеге Мәктәп Россиядә быел 47 нче тапкыр үткәрелде.
Төшке аштан соң Форумның йомгаклау утырышы узды, анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

