«Милли тәңгәллекне саклап калу факторы буларак традицион мигъмарият»

«Милли тәңгәллекне саклап калу факторы буларак традицион мигъмарият» 15.10.2024        «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» халыкара фәнни форумы кысаларында оештырылган «Милли тәңгәллекне саклап калу факторы буларак традицион мигъмарият» халыкара фәнни-гамәли семинары 2024 елның 10 октябрендә Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасында узды. 
      Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты, Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, Казан халык һөнәрләре техникумы студентлары һәм педагоглары, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре һәм аспирантлары катнашында узган әлеге чарада сәнгать белгечләре архитектура теориясе һәм тарихы, төрки, фин-угор, славян халыкларының милли-мәдәни мирасын саклау һәм интерпретацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Докладлар белән Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең архитектура һәм сәнгать институты генераль директоры Саламзадә Әртәгин Абдул Ваһаб улы, Үзбәкстан сынлы сәнгать галереясы директоры Акилова Камола Балтабай кызы, сәнгать белеме докторы, Мари дәүләт университеты профессоры Кудрявцев Владимир Геннадьевич; архитектура докторы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш профессоры Айдарова-Волкова Галина Николаевна; тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Фәйзрахманов Айрат Шамил улы; каллиграф Исмагилова-Гатиатуллина Гөльназ Илдар кызы (Казан); Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы Сәләхетдинов Ришат Назах улы; сәнгать фәннәре докторы, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Солтанова Рауза Рифкат кызы һәм сәнгать фәннәре кандидаты, шул ук үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Шкляева Людмила Михайловна чыгыш ясады.
     Семинарда катнашучылар ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре Рауза Солтанова һәм Людмила Шкляеваның төрле төбәкләргә экспедицияләре вакытында җыелган материаллар буенча төзелгән татар йортларының архитектура проектлары (архитекторлар А.Бакулина, Р. Шәмсутов, О. Смирнова, А. Никитин) белән таныша алдылар. ТР Фәннәр академиясе бинасында шулай ук Сәнгать белеме үзәге тарафыннан күрәзмә оештырылган иде. Анда чара кунаклары игътибарына Россия этнография музее (С.-Петербург) коллекцияләрендәге татар костюмы элементларының шул исемдәге альбомда басылган фотографияләре тәкъдим ителде (кураторы – Сәнгать үзәге мөдире Р. Р. Солтанова). 
   Семинар азагында Н.И. Фешин исемендәге КСУ директоры Ольга Гыйльметдинова һәм аның урынбасары Диләрә Камалова катнашучылар өчен училище заллары һәм студентлар эшләре күргәзмәләре буйлап экскурсия үткәрделәр.

    

Возврат к списку