Такташка багышлау кичәсе
14.10.2024
10 октябрьдә ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лениза Вәлиева (Хәбибуллина Лениза Газинур кызы), Такташка багышлау кичәсендә катнашып, чыгыш ясады.
Әлеге чара Милли музей филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йортында) классик шагыйрь Һади Такташның иҗаты һәм тормышына багышланган «Гасырлар һәм минутлар» дип аталган күргәзмәнең ачык программасы кысаларында үтте. Күргәзмә залында заман шагыйрьләре, алар арасында Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Әхмәдиев, Луиза Янсуар, Рәмис Аймәт тә бар иде, үз шигырьләрен укыды.
