«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакырабыз

«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакырабыз 21.10.2024      Хөрмәтле коллегалар! 
      Сезне классик шагыйрь, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859-1921) тууына 165 ел тулуга багышланган «Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» дип аталган Түгәрәк өстәл утырышына чакырабыз. 
     Чараны оештыручылар: 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе; 
     Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты; 
     Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры.       
      Фикер алышу 18 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырыла (Казан ш., К. Маркс урамы, 12). 
      Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарыла: 
      – ХХ гасыр башы татар тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни мохите контекстында Дәрдемәнд шәхесе һәм аның күпкырлы эшчәнлеге; 
      – Дәрдемәнд – ХХ гасыр башы татар шигъриятендә яңа юл салучы; 
      – татар әдәбиятын, сәнгатен һәм журналистикасын үстерүдә Дәрдемәнднең роле һәм аның традицияләре; 
      – Дәрдемәнд иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар. 
      Фикер алышуда катнашырга теләүчеләр түбәндәге телефоннар аша бәйләнешкә керә ала: (843) 590 55 93. 
      Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru 
      Безнең адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., К. Маркс ур., 12

Возврат к списку