«Алпамыш батыр» эпосына багышланган Халыкара фәнни-теоретик конференция

«Алпамыш батыр» эпосына багышланган  Халыкара фәнни-теоретик конференция 22.10.2024       2024 елның 17-18 октябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова Алматада (Казакъстан) узган «Дөнья цивилизациясе контекстында төрки халыкларның рухи мирасы: “Алпамыш батыр” эпосы» дип аталган Халыкара фәнни-теоретик конференция эшендә катнашты. 
     Чараның төп оештыручысы – М. Ауэзов исемендәге сәнгать һәм әдәбият институты. Конференциядә Казакъстан, Үзбәкстан, Төркия, Әзәрбәйҗан, Кыргызстаннан, Монголиядән һәм Россиядән (Казан, Уфа, Новосибирск) галимнәр катнашты. Лилия Мөхәммәтҗанова әлеге зур чарага Россиядән чакырылган Татарстан вәкиле, татар эпосы белгече буларак килде. 
    Галимәнең пленар утырышта яңгыраган «Алпамыш»ның татар версиясе: мотивлар модернизациясе» темасына доклады татар халкының «Алпамыш» дастанына, эпик мирасның халкыбызда таралыш ареалын барлауга, бүгенге торышын анализлауга багышланган иде. 
      Конференция кысаларында «Алпамыш» дастанын төрки халыкларның уртак мирасы буларак ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим итү мәсьәләсе күтәрелде.

  

Возврат к списку