KILS-2024
31.10.2024
2024 елның 29-30 октябрендә филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Ирфат кызы Сафина Казан федераль университетында үткән V Казан халыкара лингвистик саммитта катнашты.
Университетның 220 еллыгына багышланган халыкара чара кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясе президенты исеменнән ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Илдар ул Халиков сәламләде.
Саммит кысаларында оештырылган «Хәзерге тел белеме таләпләре һәм юнәлешләре» дип аталган халыкара фәнни конференциядә 20 илдән килгән 2000 галим катнашты. Эльвира Сафинаның доклады «Сүзлекләрнең электрон фонды» проектына багышланган иде.
