Туган (татар) теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре
29.10.2024
2024 елның 28 октябрендә Чистай муниципаль районы Чистай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучыларының республика семинары узды. Семинарда ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре Диләрия Абдуллина чыгыш ясады.
«Туган (татар) теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» дип аталган бу чарада Чистай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә районнарының милли мәгариф буенча методистлары, татар теле һәм әдәбият укытучылары катнашты. Диләрия Абдуллина милли мәгариф бүлегендә әзерләнгән «Туган тел (татар теле)», «Туган (татар) телдәге әдәбият» предметларыннан эшләнгән уку-укыту комплектлары белән таныштырды, заманча эшләнгән дәреслекләрнең үзенчәлекләре турында сөйләде, укытучыларның сорауларына җавап бирде.
