«Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе

«Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе 08.11.2024
     7 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда татар сәхнәсенең иң күренекле вәкилләренең берсе, СССРның халык артисты Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак партнерлык проекты кысасында оештырылды (кураторы – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова). 
     Чарада ТР Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ директоры вазифаларын башкаручы Илгиз Халиков, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Равил Шәрәфиев, драматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре Данил Салихов, ТӘҺСИнең сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова чыгыш ясады. 
     Айдар Хәлимнең Марсель Сәлимҗановка багышланган шигырен ТР атказанган артисты Илнур Закиров укыды. ТР халык артисты Әсхәт Хисмәтов М.Сәлимҗановның «Кандыр буе» һ.б. спектакльләреннән җырлар башкарды. 
    Тантаналы чара вакытында ТР халык артисты Фуат Абүбәкеров һәм ТР атказанган артисты Әхмәт Кәримов башкаруында театр репертуарыннан музыка яңгырады. 
      Ахырдан ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина һәм Рауза Солтанова катнашучылар өчен экскурсия уздырдылар.

Возврат к списку