«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе»

«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» 14.11.2024
    2024 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә классик шагыйрь, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859-1921) тууына 165 ел тулуга багышланган «Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» дип аталган Түгәрәк өстәл утырышы була. 
     Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
    Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарыла: 
– ХХ гасыр башы татар тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни мохите контекстында Дәрдемәнд шәхесе һәм аның күпкырлы эшчәнлеге; 
– Дәрдемәнд – ХХ гасыр башы татар шигъриятендә яңа юл салучы; 
– татар әдәбиятын, сәнгатен һәм журналистикасын үстерүдә Дәрдемәнднең роле һәм аның традицияләре; 
– Дәрдемәнд иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар. 
   Әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре катнашуы көтелә. 
  Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан ш., К. Маркс ур., 12). 
   Үткәрү вакыты: 2024 елның 18 ноябре, 10.00.
   Элемтә өчен: Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru.

Возврат к списку