Россия музейларында татар костюмы коллекцияләре

Россия музейларында татар костюмы коллекцияләре 18.11.2024     2024 елның 10-15 ноябрендә сәнгать белеме докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова һәм Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова Кострома тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Яңа Иерусалим» тарих-сәнгать музее (Истра шәһәре), Рязань тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы фондларындагы татар костюмы коллекцияләрен өйрәнделәр. 
    Әлеге тикшеренүләр «Музей коллекцияләрендә татарларның традицион киеме» тарихи-этнографик проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган иде.

      

Возврат к списку