Касыйм шәһәрендә «Татар әкияте»

Касыйм шәһәрендә «Татар әкияте» 18.11.2024       Касыйм шәһәрендә Рауза Солтанова һәм Динә Гатина-Шәфыйкова эшмәкәр Равил Терегулов белән таныштылар, аның гаиләсе быел Бөтенроссия конкурсында «Традицияләрне саклаучы гаилә»  номинациясендә җиңүче булды. 
       Равил Терегулов хәйриячелек белән актив шөгыльләнә, үз кафесында төрле чаралар үткәрә. Кафе янындагы «Татар кибете»ндә аның уникаль коллекциясе белән танышып була. 
     Декабрьдә меценат Касыйм ханлыгы тарихына багышланган шәхси музей да ачарга ниятли.


Возврат к списку