«Идел-Урал халыклары әдәбиятында милли дөнья картиналары»

19.11.2024
   2024 елның 14-15 ноябрендә Чабаксар шәһәрендә Чуаш поэзиясе классигы Михаил Сеспельнең тууына 125 ел тулуга багышланган «Идел-Урал халыклары әдәбиятында милли дөнья картиналары» дигән темага фәнни-гамәли конференция оештырылды. 
     Конференциядә филология фәннәре кандидаты, доцент, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов һәм лабораториянең фәнни хезмәткәре Лилия Фәхретдинова чыгыш ясады. М.И. Ибраһимовның пленар доклады татар фәнен өйрәнүдә компаративистика проблемаларына һәм перспективаларына, Л.И. Фәхретдинованың секция утырышында ясаган доклады Ә. Еники шәхесен Ч. Айтматовны тәрҗемә итүче буларак ачуга багышланган иде. 
      Фәнни-гамәли конференция эшендә Татарстан, Марий Эл, Удмуртия һәм Россиянең башка төбәкләреннән галимнәр катнашты.

Возврат к списку