«Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе»

Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: ХХ гасыр башы татар тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни мохите контекстында Дәрдемәнд шәхесе һәм аның күпкырлы эшчәнлеге; Дәрдемәнд – ХХ гасыр башы татар шигъриятендә яңа юл салучы; татар әдәбиятын, сәнгатен һәм журналистикасын үстерүдә Дәрдемәнднең роле һәм аның традицияләре; Дәрдемәнд иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар.
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Дәрдемәнд иҗатының әдәби-эстетик үзенчәлекләре турында филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Тәлгат Галиуллин сөйләде, ә инде Башкортстанда шагыйрь тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле чаралар филология фәннәре кандидаты, ТР халык артисты, БР атказанган артисты, Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты Марат Шәрипов (Уфа, онлайн) чыгышында чагылыш тапты. ХХ гасыр башы иҗтимагый-мәдәни тормышында Рәмиевләр нәселенең урыны, шуларга бәйле билгеле һәм билгесез фактлар белән филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров таныштырды.
Түгәрәк өстәл артындагы фикер алышуда тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Дәрдемәнднең торыны, БР атказанган юристы Бату Рәмиев (Уфа, онлайн), филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, ТР халык шагыйре Ренат Харис, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге баш гыйльми хезмәткәре Дания Заһидуллина, язучы Лирон Хәмидуллин, ТР Милли музее – татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире, КФУның диннәрне өйрәнү кафедрасының өлкән укытучысы Айдар Шәйхин, филология фәннәре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге әйдәп баручы хезмәткәре Фәрит Яхин, тәрҗемәче, Вера Хамидуллина (Чаллы) һ.б. катнашты.
Бу чара Дәрдемәнд иҗатын өйрәнү буенча фәнни тикшеренү нәтиҗәләре һәм мәгълүматлар белән уртаклашу мөмкинлеге бирде, шулай ук алга таба тикшеренүләр өчен бурычлар билгеләнде.



