Тел белеменең актуаль проблемалары турында «В. А. Богородицкий һәм хәзерге лингвистика» халыкара фәнни конференциясендә фикер алыштылар

Тел белеменең актуаль проблемалары турында «В. А. Богородицкий һәм хәзерге лингвистика» халыкара фәнни конференциясендә фикер алыштылар 20.11.2024
      2024 елның 18–20 ноябрендә Казан федераль университетында «В.А. Богородицкий һәм хәзерге лингвистика» исемле Халыкара фәнни конференциясе узды. 
    19 ноябрьдә конференциянең секцион утырышларында безнең хезмәткәрләр дә катнашты. Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Мөслимә Шәкүрова Казан лингвистика мәктәбенең фәнни-методик мирасы (1970–1980 еллар) турында сөйләде. Ареаль лингвистика бүлегенең кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинова акустик анализ программалары ярдәмендә татар теле авазларын тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.


Возврат к списку