Хакасия Республикасы Хөкүмәте каршындагы терминология комиссиясе утырышы

Киңәшмәдә Хакасия Республикасы Югары советы вәкилләре, министрлар, оешма җитәкчеләре, Хакасия Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, Хакасия дәүләт университеты галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, вакытлы матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Ф.И. Таһирова «”Телләр турындагы закон”ны гамәлгә ашыру буенча терминология комиссиясе эше» дигән пленар онлайн-доклад белән чыгыш ясады. Докладта максатлар һәм бурычлар, фәнни һәм методик проблемалар һәм хаталар, Татарстан Республикасында терминология комиссиясе эшенең уңай нәтиҗәләре һ.б. яктыртылды. Доклад зур кызыксыну уятты, фикер алышу барышында Ф.И. Таһирова терминология сүзлекләренең күп булуы, мәгълүмати технологияләргә татар телен кертү, рәсми органнар эшендә татар телен куллану һ.б. шундый сорауларга җавап бирде.