Күренекле режиссер, педагог Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел һәм танылган театр рәссамы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Анас Тумашевның тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференциягә чакыру
27.11.2024
Хөрмәтле коллегалар!
2024 нче елның 13 декаберендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сәнгать, театр, музыка белгечләрен, тәнкыйтьчеләрне, филологларны, уку йортлары укытучыларын, аспирантларны «Тамаша сәнгате: контактлар һәм контекстлар» II-нче халыкара фәнни-гамәли конференциясенә чакыра.
Чара күренекле режиссер, педагог Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел һәм танылган театр рәссамы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Анас Тумашевның тууына 100 ел тулуга багышлана.
Конференциянең төп максаты – тамаша сәнгате өлкәсендәге белгечләрне берләштерү, аларның конструктив сөйләшүен һәм профессиональ тәҗрибә уртаклашуын оештыру. Конференция эше барышында түбәндәге мәсъәләләр буенча фикер алышу тәкъдим ителәчәк:
- Марсель Сәлимҗановның режиссерлык теле;
- Әнәс Тумашевның сценография үзенчәлекләре;
- режиссер һәм рәссам тандемы;
- заманча татар театры яңа формалар эзләүдә;
- драма театрында сәнгатьләр синтезы: ✓ театр һәм сынлы сәнгать, ✓ театрда музыка, ✓ театр һәм кинематограф, ✓ драматик спектакльдә пластика роле;
- заманча театрда цифрлы технологияләр
- драма театрында документаль һәм нәфис сәнгатьнең үзара хезмәттәшлек формалары
- татар драматургиясе мәсъәләләре
- татар сәхнәсендә рус һәм чит ил драматургиясе
- музыкаль театр: тарих һәм хәзерге заман.
Конференция кысаларында Татарстан Республикасының Милли музеендагы «Театр Тылсымы» күргәзмәсенә бару планлаштырыла.
Конференция 2024 елның 13 декабрендә сәг.10.00 башлана. Конференция катнаш (оффлайн һәм онлайн) форматта уздырыла. Конференциягә керү өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/83184418918882
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһ., М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты. Щапов ур., 37 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)590-55-93,89600399358 – Солтанова Рауза Рифкатовна.
Өстәмә белешмә. 2024 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасының театр дөньясы күренекле режиссер, СССР халык рәссамы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты, «Алтын битлек» милли премиясе лауреты, академик Марсель Хәким улы Сәлимҗановның (1934 -2002) тууына 90 ел тулуны билгеләп үтте. М.Х. Сәлимҗанов – бүгенге чорның иң танылган режиссерларының берсе. 40 ел дәвамында ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән җитәкчелек итеп, 80 нән артык спектакльне сәхнәгә куйды, тулы бер плеяда талантлы актерлар әзерләп Россия һәм Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә якты эз калдырды. М.Х. Сәлимҗанов иҗаты милли традицияләрне торгызу, үткәннәрдә калган бөек шәхесләрнең онытылган исемнәрен кайтару, яшьләрдә үзләренең мәдәниятенә, тарихына, туган теленә тугрылык һәм хөрмәт рухы тәрбияләү идеялары белән сугарылган. М.Х. Сәлимҗановның иҗади казанышлары милли сәнгатьнең иң югары кыйммәтләрен күтәрү үрнәге булды.
2024 елның 25 февралендә танылган театр рәссамы, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның мактаулы рәссамы, Г. Тукай исемендәге беренче Дәүләт премиясе лауреаты (1958) Әнәс Ибраһим улы Тумашевның (1924–2010) тууына 100 ел тулуы билгеләп үтелә. Ә.И. Тумашев 1953-1976 елларда спектакльләрне куючы рәссам, ә 1976 елдан 1985 елга кадәр – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы булып, М.Х. Сәлимҗанов белән иҗади тандемда уңышлы эшли. Шул ук вакытта, 1961–1975 елларда, ул Казан сәнгать училищесында укыта, һәм 1964–1975 елларда театр һәм декорация бүлеген җитәкли. 1975–1986 елларда Ә.И. Тумашев ТАССРның Рәссамнар берлеге идарәсен җитәкли. Ә.И. Тумашев татар театраль-декоратив сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Форум театр дөньясының әлеге ике мәшһүр шәхесенә, аларның иҗатына багышлана һәм тамаша сәнгатенең бүгенге дөньядагы яшәеше белән бәйле күп төрле проблемаларны күтәрә.