ТӘһСИ галимнәре "Казанда шәрык базары" фестивале кысаларында оештырылган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады

ТӘһСИ галимнәре "Казанда шәрык базары" фестивале кысаларында оештырылган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады 29.11.2024 2024 елның 26 ноябрендә «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казандагы шәрык базары») кысаларында «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. 

Конференцияне оештыручылар: РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Р. Ваһапов исем. татар мәдәнияте иҗтимагый фонды.

Конференциядә сәнгать белеме докторы, Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова «Сәнгать белеме өлкәсендә татар һәм үзбәк халыкларының мәдәни хезмәттәшлеген өйрәнү буенча актуаль мәсьәләләр», Үзәкнең фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысова «Музыкаль фольклорда татар-үзбәк элемтәләре» дигән доклад белән чыгыш ясады. 

«Хореография сәнгатендә һәм мәгарифтә заманча культурологик тикшеренүләр (традицияләр һәм инновацияләр)» секциясе ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИдә оештырылды. Секция утырышы Көнчыгыш, Азия һәм Африка илләренең хореография сәнгатен һәм мәгарифен өйрәнү өлкәсендә культурологик тикшеренүләр алып баручы галим-хореографлар арасында тәҗрибә уртаклашуга багышланган иде. 

Секциядә Сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре Луиза Петрова катнашты. Аның доклады үзбәк һәм татар балеты формалашуы проблемаларын өйрәнү турында иде.

Возврат к списку