«Фәнни Татарстан» журналының 10-еллыгына багышланган «Россия халыклары телләрендәге фәнни журналлар: проблемалар һәм перспективалар» түгәрәк өстәлен уздыру турында

03.12.2024 Хөрмәтле коллегалар! 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Фәнни Татарстан» журналының 10-еллыгына багышланган «Россия халыклары телләрендәге фәнни журналлар: проблемалар һәм перспективалар» түгәрәк өстәле эшендә катнашырга чакыра.

Түгәрәк өстәл 2024 елның 18 декабрендә Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт адресы буенча (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе) уздырылачак. 
Түгәрәк өстәлне уздыру вакыты: 10:00 – 13:00. 

Түгәрәк өстәлнең максаты – Россия Федерациясе халыклары телләрендә нәшер ителә торган фәнни журналларның актуаль проблемалары һәм аларның үсеш перспективалары турында фикер алышу. 

Фикер алышуга тәкъдим ителә торган сораулар: 
- милли телләрдәге фәнни журналлар Россия фәне киңлегендә; 
- фәнни дискурсны үстерүдә милли телләрдәге журналларның роле; 
- Россия Федерациясе халыклары телләрендәге фәнни журналлар һәм милли телләрдә белем бирү мәсьәләләре; 
- «Фәнни Татарстан» журналы: модернизацияләү юллары. 

Татарстан Республикасы югары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләрен һәм укытучыларын, фәнни журналларның мөхәррирләрен, аспирантларны, магистрантларны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, табигый, техник, социаль-гуманитар фәннәр буенча белгечләрне түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз. 
Кушылу өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/20682486050858 
Элемтә өчен мәгълүмат: тел.: (843) 590-55-93; (843) 590-61-11; 89196319921 – Гыйниятуллина Лилия Миңнулла кызы e-mail: f_tatarstan@mail.ru

Возврат к списку