Лилия Мөхәммәтҗанова Казакъстанның Форт-Шевченко шәһәрендә узган халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты

Әлеге зур чара төрки эпосын – «Кырымның кырык батыры» циклын халыкка җыр әйтеп җиткергән атаклы җырау Мурын Сенгирбекулының 165 еллыгына багышлап быел өченче кат үткәрелде. Халыкара конференциянең төп оештыручысы – Казакъстан Республикасы фән һәм югары белем министрлыгы, Есенов исем. Каспий университеты (Казакъстанның Актау шәһәре), Мангыстау өлкәсе Тупкараган ауданы акиматы.
Лилия Хатип кызы – Казакъстанда уза торган әлеге конференциянең даими катнашучысы, быел ул пленар утырышта «Татарларның “Алпамыш” дастаны мисалында эпик традицияләрнең бүгенге көндә яшәүчәнлеге» дигән темага доклад белән чыгыш ясады, Казакъстанның җыраулар конкурсында жюри составында катнашып, эпос әйтүче осталар иҗатына күзәтү ясады һәм бәя бирде.