«Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларга нигезләнеп өйрәтү» проблемасы буенча авторлык семинарлары

«Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларга нигезләнеп өйрәтү» проблемасы буенча авторлык семинарлары 04.12.2024

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районнарының туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларга нигезләнеп өйрәтү» проблемасы буенча авторлык семинарлары үткәрделәр.

Семинарлар туган (татар теле) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләрен карап укытучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатыннан үткәрелә.

Милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова 2023 елның 1 сентябреннән гамәлдә булган «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» предметларыннан федераль эш программалары турында сөйләде. Бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре Мөслимә Шәкүрова һәм Диләрия Абдуллина семинарларда катнашучыларны институтта эшләнгән туган (татар) тел һәм әдәбияттан яңа укыту-методик комплекслары, видеодәресләр, «Мәгърифәт» медиаплатформасы белән таныштырдылар. Туган тел (татар теле)  һәм әдәбиятыннан яңа УМКларны кулланып үткәрелгән дәресләр карадылар.

  


Возврат к списку