«Би-, поли-, транслингвизм һәм лингвистик белем»

«Би-, поли-, транслингвизм һәм лингвистик белем» 06.12.2024

Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме үзәге  лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов һәм шушы ук бүлекнең фәнни хезмәткәрләре Илдар Ениикеев, Лилия Фәхретдинова – күренекле Россия филологы, фәлсәфәче, культуролог Георгий Гачев истәлегенә багышланган «Би-, поли-, транслингвизм һәм лингвистик белем» X Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

Конференцияне оештыруда шулай ук Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ дә катнашты. Чара П. Лумумба исем. Россия Халыклар дуслыгы университетында 2930 ноябрь көннәрендә узды (Мәскәү шәһәре).

ТӘһСИ җитәкчесе Илгиз Халиковның конференцияне оештыручылар һәм анда катнашучылар адресына сәламләү сүзен М. Ибраһимов пленар утырышта укыды.

Марсель Ибраһимов, Илдар Ениикеев һәм Лилия Фәхретдинова докладларында татар әдәбиятын Г.Д. Гачев идеяләре контекстында өйрәнүнең теоретик-методологик һәм тарихи-әдәби проблемалары күтәрелде. 

Конференцияне оештыручылар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективына уртак фәнни проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерделәр.


Возврат к списку