Беренче Евразия лингвистлары конгрессы

Беренче Евразия лингвистлары конгрессы 11.12.2024

9 декабрь көнне Мәскәүдә Беренче Евразия лингвистлары конгрессы үз эшен башлады. Чарада Россия һәм чит илләрдән мәртәбәле галимнәр катнаша.

Конгресста Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов җитәкчелегендәге делегация составында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, аның фән эшләре буенча урынбасары Олег Хисамов та бар.

Илгиз Халиков «Социолингвистика» секциясендә үзенең автордашлары Айгөл Ханова (Казан федераль университеты), Нәфисәт Гумова («Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты (алда – ЮИМ МТУ), Адыгея дәүләт университеты), Нина Здорова (ЮИМ МТУ), Сусанна Макерова (Адыгея дәүләт университеты), Ольга Драгой (ЮИМ МТУ) белән «Балаларның мажоритар һәм миноритар телләрдә уку күнекмәләрен бәяләү» темасына чыгыш ясаячак.

Конгресс үзенең эшен 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Возврат к списку