«Фәнни Татарстан» журналының 2024 ел дүртенче саны

Филология фәннәре кандидаты, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенованың мәкаләсендә татар теленең урта диалектында дорсаль тартыклар куллану үзенчәлекләре карала. Тикшеренүләр автор тарафыннан комплекслы экспедицияләр вакытында җыелган материалларга һәм татар теленең диалект сүзлекләренә таянып башкарылган.
«Тел белеме» бүлегенең чираттагы материалы XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар теленә тәрҗемә ителгән кыйсса жанрындагы әсәрләрдә соматизмнарны куллану үзенчәлекләренә багышланган. Филология фәннәре докторы, доцент, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Флер Гыйлемшин һәм филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университеты доценты Айсылу Гыйлемшинаның тикшеренү объектлары – иске госманлы һәм гарәп телләреннән татар теленә тәрҗемә ителгән «Мең дә бер кичә», «Кырык вәзир», «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә» һәм «Әбүгалисина кыйссасы» әсәрләре. Аларда соматик лексика төркеме актив кулланыла һәм төп урыннарның берсен алып тора.
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә Ш. Рамазанов, С. Фәйзуллин һәм Х. Кәримовның 1944 елда төзелгән һәм билгесез сәбәпләр аркасында үз вакытында басылып чыкмаган «Рус-татар хәрби сүзлеге» саклана. Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, бүлек мөдире Ринат Сәфәров мәкаләсендә бу хезмәтнең татар телендәге хәрби лексиканы чагылдырган башка сүзлекләр арасындагы урыны билгеләнә. Мәкалә авторы фикеренчә, сүзлек югары фәнни дәрәҗәдә төзелгән, лексикографик чыганак бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмаган.
Быел татар әдәбияты классигы, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 165 ел тулды. Филология фәннәре кандидаты, институтның милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллинаның «Әдәбият белеме» бүлегендә басылган хезмәтендә Дәрдемәнднең тормышына һәм эшчәнлегенә күзәтү ясала, аның XX гасыр башы татар мәдәни тормышында тоткан урыны билгеләнә, иҗатының төп мотивлары һәм үзенчәлекләре анализлана.
XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар халкы тарихында үз үткәнеңне аңлау, тарихи һәм мәдәни мәсьәләләр турында уйлану, үсешнең төп бурычларын билгеләү чоры буларак характерлана. Тәңгәллек стратегиясен үстерү проблемалары белән параллель рәвештә аның сакланышы мәсьәләсе дә куела. Татар публицисты һәм язучысы Г. Исхакый үзенең «Ике йөздән соң инкыйраз» хезмәтендә милли үзенчәлек проблемасының актуальлегенә генә түгел, аны саклау мәсьәләсенең өлгереп җитүенә дә басым ясый. Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахованың тикшеренүләрендә «200 елдан соң инкыйраз» әсәренә беренче мәртәбә әдәби әсәр буларак түгел, ә бәлки хәзерге заманның көнүзәк проблемасына багышланган аналитик хезмәт буларак карала; Г. Исхакыйның инкыйраз билгеләре турындагы уйланулары, милләтне саклап калу һәм үстерүнең ул тәкъдим иткән юллары анализлана.
«Әдәбият белеме» бүлегендә алга таба филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдиновның XX гасыр башы татар прозаигы, драматургы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Сталин режимы корбаны Афзал Таһировның «Солдатлар» романына багышланган мәкаләсе тәкъдим ителә. Автор канлы вакыйгалар һәм эшче-крестьян халкының исәпсез-хисапсыз газаплары картиналарын тасвирлаган әлеге романның автобиографик характерда булуын ассызыклый.
Әлеге бүлектә урын алган тагын бер хезмәт Әмирхан Ениики прозасының шигъри үзенчәлекләренә багышланган. Автор – филология фәннәре докторы, профессор, институтның әдәбият белеме бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина билгеләп үткәнчә, Ениикинең сугыш чоры әсәрләре ХХ гасыр башы татар прозасының милли сәнгать традицияләрен торгызу, шәхес башлангычын һәм психологизмны тирәнәйтү, фәлсәфилек белән характерлана.
1950 еллар татар драматургиясенең үзенчәлекләре филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Фатыйма Миңнуллинаның «1950 еллар татар драматургиясе: чор һәм герой» мәкаләсендә ачыла. Н. Исәнбәт, Г.Насрый, Ю. Әминов, Ш. Хөсәенов иҗаты мисалында анда «чор һәм герой» концепциясе аша милли сәхнә әдәбиятының идея-эстетик үсеш закончалыклары ачыклана. Герой концепциясенең үзгәрешләре, татар совет драматургиясенең төп тематикасы һәм идея-эстетик үзенчәлекләре билгеләнә.
Журналның «Халык иҗаты» бүлегендә филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» үзәге белгече Зәлия Бруськоның татарлар тарафыннан кием, шулай ук үсемлек мае әзерләү өчен алыштыргысыз чимал булган киндер үстерү һәм эшкәртү этапларын тасвирлауга багышланган мәкаләсе тәкъдим ителә. Әлеге мәдәниятнең татарларның көндәлек һәм йола тормышындагы әһәмияте турындагы фикер киндернең теге яки бу сыйфатларын, шулай ук эшкәртү үзенчәлекләрен күрсәтә торган күп санлы мәкальләр, билгеләр, табышмаклар белән раслана.
Татарстанда һәм Россиядә энциклопедик басмалар әзерләүдә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү учреждениесе булган ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оешуга быел 30 ел тулды. Әлеге датага институтның фәнни хезмәткәре Резеда Зәкиеваның «Тарих сәхифәләре» рубрикасында дөнья күргән мәкаләсе багышланган. Материалда институтның формалашу этапларына, структурасына һәм коллективның фәнни эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә.
Әлеге бүлекнең чираттагы материалында тарихи хәтернең асылы, әһәмияте һәм язмышы турында бәян ителә. Анда автор (Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илшат Хәлиуллин) тарихи хәтер структурасын һәм татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә аның чагылыш формаларын тикшерә.
Балаларга белем бирүнең цифрлы форматы кирәкле уку мәгълүматларына ирешү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр бирә. Медиаматериаллар укучыларның танып белү һәм мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, балаларда уку предметын үзләштерүгә кызыксыну уята. Филология фәннәре докторы, доцент, милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина һәм филология фәннәре кандидаты, шушы ук бүлекнең мөдире Гөлназ Мөхәрләмова мәкаләсендә башлангыч, төп гомуми белем бирү оешмаларында туган тел (татар теле) һәм әдәбиятын укыту процессын цифрлаштыру мәсьәләләре карала. Шул ук бүлектә филология фәннәре кандидаты, доцент, ТӘҺСИнең милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Шәкүрованың Г. Ибраһимовның туган телне укытканда тавыш методын камилләштерү юнәлешендәге методик системалары турындагы мәкаләсе тәкъдим ителә. Анда атап үтелгән методиканың гомуми белем бирү оешмасы практикасында куллану тәҗрибәсен анализлауга аерым игътибар бирелә.
«Сәнгать» рубрикасында шулай ук кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин. Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова һәм университетның 1 курс магистры Әминә Миндиярова мәкаләсендә беренче татар артисткасы, татар театрына нигез салучы С. Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) образы очрый торган әдәби әсәрләр системалаштырыла. Анализ өчен төрле әдәбият төрләренә караган әсәрләр сайлап алынып, Г. Тукай, Ә. Фәйзи, Р. Фәйзуллин, Р. Әхмәтҗанов әсәрләре тәкъдим ителә. Татар язучыларының бу образны мәгърифәтчелек, романтик һәм фаҗигале яссылыкта үстерүләре дәлилләнә. Авторларның максаты – үзен милли театрга багышлаган беренче татар хатын-кызы образын мәңгеләштерү.
ТР Сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы, Рәссамнар берлеге әгъзасы Нина Горюнова материалында сүз Лениногорск шәһәренең скульптура һәйкәлләре һәм гомумән 70 ел дәвамында оешкан шәһәр ансамбле турында бара.
Татарстан рәссамнарының гарәп тарихчысы һәм сәяхәтчесе Ибне Фадлан язмаларына таянып иҗат иткән әсәрләренә комплекслы анализ ясау омтылышы ТӘҺСИ аспиранты Фирүзә Җумаева басмасында күзәтелә. X гасырда дипломатик миссия составында Идел буе Болгарына килеп, бу сәяхәт турында язмалар калдырган Ибне Фадланның эшенә аеруча рәссамнар игътибар бирә. Шул уңайдан автор Фадлан хезмәтләренең аерым аспектларын, тулаем алганда аның сәяхәтен интерпретацияләүгә мөрәҗәгать иткән картиналарга аерым басым ясый.
Бүлек культурология фәннәре кандидаты, Казан мәдәният институты укытучысы Дәүләт Үмәревның «Урта Идел буе татарлары хореографик фольклорының локаль үзенчәлекләре» дигән мәкаләсе белән тәмамлана. Анда автор төрле йолалар, бәйрәмнәр, кичәләр үткәргәндә аерым яки тулы бер төркем тарафыннан башкарыла торган халык биюләрен анализлый.
Танылган этномузыка белгече, татар халык иҗатын җыючы, Себер татарларының музыкаль фольклорына багышланган китаплар авторы Илгиз Кадыйров 2024 елның декабрендә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова һәм сәнгать белеме бүлегенең фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова мәкаләсендә аның Себергә экспедицияләр турындагы истәлекләренә нигезләнеп басмага әзерләнүче китабыннан өзек китерелә.
2024 елның 27 маеннан 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан Мордовия Республикасының татар торак пунктларына чираттагы комплекслы экспедиция уздырылды. Кыр тикшеренүләрен фольклористика, диалектология, археография, эпиграфика, декоратив-гамәли сәнгать белгечләре үткәрде. Бүгенге көндә анализлау стадиясендә булган һәр юнәлеш буенча уникаль материал тупланды. Алар белән номер укучыларын үз материалында филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова һәм филология фәннәре кандидаты, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова таныштыра.
«Шәхесләребез» бүлеге филология фәннәре докторы, И. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Илшат Насыйповның танылган галим һәм халык язучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Суфиян Поварисовның 100 еллыгы уңаеннан язылган мәкаләсе белән ачыла. Анда автор катлаулы, әмма данлы тормыш юлы үткән галимнең фәнни һәм иҗат эшчәнлеге этаплары турында сөйли.
Агымдагы елда 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән татар әдәбияты белгече Әлфәт Закирҗановның фәнни-тикшеренү һәм методик эшчәнлегенең төп юнәлешләре филология фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина мәкаләсендә яктыртыла. Анда галимнең татар әдәбияты белеме өлкәсендәге эшчәнлегенә, хезмәтләренең актуальлегенә, фәнни яңалыгына игътибар бирелә һәм аның бу өлкәдәге эшчәнлегенең әһәмияте билгеләнә.
Гали Рәхимнең (1892-1943) «Фәнни ядкярләребез» бүлегендә дөнья күргән «Аш-шәркыййәт» дигән мәкаләсе басмага филология фәннәре кандидаты, текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Хөснетдинова тарафыннан әзерләнгән. «Аш-шаркыййат», Мәскәүдә Лазарев институты тарафыннан Көнчыгышны өйрәнү буенча хезмәтләр («Труды по востоковедению») сериясенең кырык өченче китабын чыгару уңаеннан язылып, 1914 елның 12 декабрендә «Ил» иҗтимагый-сәяси газетасында басылып чыккан булган. Г. Рәхим әлеге хезмәтендә тәрҗемәләр турында гына язып калмыйча, татар тарихын, мәдәниятен, бигрәк тә әдәби мирасын өйрәнүче рус һәм Көнбатыш галимнәренең тикшеренүләре, фәнни журналлар турында да кыскача мәгълүмат бирә. Рус телендә нәшер ителгән бу җыентыкның максаты, мәкалә авторы фикеренчә, укучыларны тәрҗемәләр аша Көнчыгыш халыкларының матур әдәбияты белән таныштырудан гыйбарәт. Әлеге китапның биш йөз битеннән кырыгы Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай иҗатына багышланган.
2023 елда Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында республикабыз Хөкүмәте ярдәмендә «Татар костюмы. Россия этнография музее» дип аталган альбом-каталог дөнья күргән иде. Журналыбызның соңгы битләрендә Россия этнография музее һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты булган әлеге китапка бәяләмә белән дә танышырга мөмкин. Аның авторы – Россия дизайнерлар берлеге, Сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы, атказанган сәнгать белгече, «Исаакиев Соборы» Дәүләт музее белгече Ольга Пудакова.
Чыгарылыш азагында институтның, республиканың фәнни-иҗтимагый тормышыннан яңалыклар тупланмасы һәм чыгарылыш материалларына иллюстрацияләр, фотосурәтләр бастырыла.