«Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсендә

2024 елның 7 декабрендә сәнгать белеме докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ Сәнгать белеме үзәге мөдире, «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе кураторы Рауза Солтанова Татарстан Республикасы Милли музеенда Ш.Х. Биктимеров исем. Казан театр училищесы студентлары белән дәрес үткәрде.
Экспозиция буенча экскурсиядән соң булачак гримерлар һәм костюмерлар уку театры директоры Альбина Хөсәенова, педагоглар Ирина Григорьянц, Анастасия Настина катнашында 1968 елда М. Сәлимҗанов Т. Гыйззәт пьесасы буенча куйган «Кыю кызлар» спектакленнән бер күренеш фотографиясе буенча хатын-кыз образларына реконструкция ясадылар.
Дәрестән соң Рауза Солтанова уку театры китапханәсенә үзенең «Школа мастеров» һәм «Татарский костюм. Российский этнографический музей» китапларын бүләк итте.