Мәдәният – цивилизация – глобальлек контекстында гуманитар фән: тел, этнос, җәмгыять

2024 елның 10-11 декабрендә Әл-Фараби исем. Казакъ милли университетында (Алматы шәһәре, Казакъстан Республикасы) «Гуманитар фән мәдәният – цивилизация – глобальлек контекстында: тел, этнос, җәмгыять» Халыкара конгрессы узды.
Конгресста Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ареаль лингвистика бүлегенең фәнни хезмәткәрләре Миннира Булатова һәм Алсу Бәдртдинова катнашып онлайн чыгыш ясадылар.
Конгресс кысаларында филологиядә һәм тюркологиядә академик Абдуали Туганбай улы Кайдарның фәнни мирасына бәйле яңа фәнни парадигмалар турында фикер алыштылар.
Конгресс эшенең төп юнәлешләре: академик Габдуали Кайдарның фәнни мирасы; синхрон һәм диахрон аспектларда тел белеме һәм тюркология; антропоцентрик парадигмада тел белеме һәм гуманитар фән: этнолингвистика, социолингвистика, корпус лингвистикасы, психолингвистика, этнография, лингвоэтнология, фольклористика, лингвофилософия; филологик белем һәм эзләнүләр һ.б.