Заманча Азия сәнгатенең мәдәни коды

14.12.2024

14 декабрьдә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИдә  «Тамаша сәнгате: контактлар һәм контекстлар» конференциясе кысаларында «Заманча Азия сәнгатенең мәдәни коды» дигән ачык лекция узды.

Сәнгать белеме кандидаты, Дәүләт сәнгать белеме институтының өлкән фәнни хезмәткәре, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университетының доценты Дарья Воробьева (Россия, Мәскәү шәһәре) лекциясенең төп максатыхәзерге заман рәссамнарының мәдәни хәтергә мөрәҗәгать итүе кирәклеге, монда нинди мәгънә булуы һәм сәнгать әсәрен кабул итүгә ничек йогынты ясавы турындагы мәсьәләне ачыклау иде. Үзенең чыгышында ул көнчыгыш рәссамнарының дөньякүләм билгеле сәнгать әсәрләрен тудыру өчен традицион символлар, образлар, техника һәм материаллар белән ничек эшләвен күрсәтте.


Возврат к списку