«Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәле

«Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы»  түгәрәк өстәле   24.12.2024       Агымдагы елның 29 декабрендә язучы, драматург, шагыйрь, галим Нәкый Исәнбәтнең (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров, 1899-1992) тууына 125 ел тула. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәл әлеге вакыйгага багышланган иде. Чараның оештыручысы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
       Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИ директоры Илгиз Халиков, түгәрәк өстәлне ачып, Нәкый Исәнбәтнең татар әдәбияты, мәдәнияте һәм фәне үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Бүгенге көндә республикабызда милли мәдәниятләргә бирелгән игътибар яктысында чараның актуальлеген алга таба үзенең сәламләү сүзендә филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов та ассызыклады. Ул түгәрәк өстәл галимнең иҗади мирасын өйрәнү һәм аңлауда тагын бер җитди адым булачагына ышаныч белдерде. Сәламләү сүзе белән шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова мөрәҗәгать итте.
      Филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәтҗанова, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова, сәнгать фәннәре докторы, ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтановаларның докладларында ХХ гасырның беренче яртысында иҗтимагый-тарихи, мәдәни мохит һәм Нәкый Исәнбәт шәхесе; Н. Исәнбәт иҗаты һәм традицияләре; Н. Исәнбәт – фольклорчы галим; Н. Исәнбәт һәм татар театры; Татарстан сәнгатен үстерүдә Исәнбәт династиясенең роле; Н. Исәнбәт тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүнең бүгенге торышы һәм бурычлар кебек сораулар күтәрелде. Фикер алышуларда шулай ук филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев, филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров, язучы Рәфис Корбанов, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнусова, шул ук үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, сәнгать фәннәре кандидатлары Ольга Улемнова һәм Айгөл Салихова, Г. Камал исем. Татар дәүләт академия театры музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова катнашты.

  

Возврат к списку