Азат Ахуновны конкурста җиңүе белән котлыйбыз!

Азат Ахуновны конкурста җиңүе белән котлыйбыз! 23.12.2024       Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Татарстанда фәнни-технологик үсешне массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга багышланган республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. 
     Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Татарстанда республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән иде. 
    Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган әлеге конкурс кысаларында җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде: «Иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»; «Иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»; «Иң яхшы язма» һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы яктырткан язма». 
     Призерларны бүләкләү тантанасы 20 декабрьдә ТР Фәннәр академиясендә узды. Азат Ахунов Бизнес-онлайн басмасында дөнья күргән материалы өчен икенче урынга лаек булды («Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы язма»номинациясе). 
    Хезмәттәшебезне чын күңелдән конкурста җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Возврат к списку