«Тамаша сәнгате: контактлар һәм контекстлар»

«Тамаша сәнгате: контактлар һәм контекстлар» 13.12.2024

Режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуга һәм театр рәссамы, педагог Әнәс Тумашевның 100 еллык юбилеена багышланган «Тамаша сәнгате: контактлар һәм контекстлар» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2024 елның 13 декабрендә Марсель Сәлимҗанов исем. Актерлар йортында узды.

Чараны оештыручы – ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ. Конференциянең максаты – сәнгатьнең тамаша төрләре өлкәсендә белгечләрне берләштереп, конструктив сөйләшү һәм һөнәри тәҗрибә уртаклашу. Аның эше барышында Марсель Сәлимҗановның режиссерлык теле; Әнәс Тумашевның сценография үзенчәлекләре; режиссер һәм рәссамның тандемы; драма театрында сәнгать синтезы; заманча театрда цифрлы технологияләр; сәхнәдә рус һәм чит ил драматургиясе; музыка театры: тарих һәм хәзерге заман һ.б. мәсьәләләр каралды.

Конференцияне филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ директоры Илгиз Халиков ачты. Филология фәннәре докторы, Тарастан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов; педагогика фәннәре докторы, ТР ФА әгъза-корреспонденты, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева; РФ Театр эшлеклеләре берлеге – Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге бүлекчәсе рәисе урынбасары, Марсель Сәлимҗанов исем. Актер йорты директоры Эльмира Фәтхуллина; Россия Федерациясенең атказанган артисты, педагог, Г. Камал исем. Татар дәүләт академия театры актеры, Марсель Сәлимҗанов исем. Республика театр сәнгате өлкәсендәге премия лауреаты Илдар Хәйруллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Чарада чит илләрдән (Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан), Мәскәү, Уфа, Ижевск, Казан һәм башка шәһәрләрдән галимнәр чыгыш ясады. Конференция эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Республиканың фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, музей хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, театр белгечләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнашты.

Конференция кысаларында катнашучылар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИ галимнәре һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән тикшеренүчеләр өр-яңа басмалары белән таныша алдылар.

Тамаша сәнгате төрләренә багышланган беренче конференция 2019 елда уздырылды. Ул рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге (хәзер сәнгать белеме үзәге) тарафыннан Россия Фәннәр академиясенең Н.Н.Миклухо-Маклай исем. Этнология һәм антропология институты белән берлектә оештырылган иде.

Возврат к списку