«Фәнни Татарстан» журналының 10 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл

Ул «Фәнни Татарстан» журналының 10 еллыгына багышланган иде. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, галимнәр, фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре, Россия халыклары телләрендә чыга торган төбәк фәнни журналлары вәкилләре катнашты.
Түбәндәге сораулар буенча фикер алыштылар: Россиянең фәнни киңлегендә милли телләрдәге фәнни журналлар, фәнни дискурсны үстерүдә милли телләрдәге журналларның роле, РФ халыклары телләрендәге фәнни журналлар һәм милли телләрдә белем бирү мәсьәләләре, «Фәнни Татарстан» журналы: модернизация юллары, милли телләрдәге фәнни журналларны үстерүдә фәнни-тикшеренү учреждениеләренең роле, милли телләрне фән теле буларак саклауда журналларның роле.