ТӘһСИләр – беренче

Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 16 гыйнварда татарча квизда катнашып беренче урын алды.
«Татар ядкарьләре» үзәге тарафыннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясы – Татарстанның сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе белән берлектә оештырылган уенда Яңа ел бәйрәме белән бәйле фактлар, татар халык йолалары, рәсем сәнгате, музыка, татар ашлары, тарихи шәхесләр турында сораулар бирелде. Уенда уннан артык команда катнашты.